Accessibility links

Кайнар хәбәр

Химки урманын яклаучыга һөҗүм ясалды


Мәскәү астында “Химки урманын яклау” хәрәкәте лидеры Евгения Чириковага һөҗүм ясалды.

Чирикова сөйләвенчә, таныш булмаган кеше аңа китереп суга, машина белән бәрдерә һәм юкка чыга.

Химки урманын исә Мәскәү-Петербур юлын сала башлар өчен кисә башлаган булалар. Шулай да экологлар урман кисүне туктата алган.

Хәзер урманны саклаучылар төркеме киселә башлаган урман урынында тора, каршылык чараларын төзелеш техникасы урманнан күчерелмичә туктатырга җыенмый.

Экологлар белдерүенчә, биредә юл салу карары канунга каршы килә.

Мәскәү прокуратурасы Химки урманы тирәсендә барган хәлләрне үз контроле астына алуын хәбәр итә.
XS
SM
MD
LG