Accessibility links

Кайнар хәбәр

Петербурның җәмәгать эшлеклеләре Сергей Мироновка мөрәҗәгать юллады


Петербурның берничә җәмәгать эшлеклеcе Русия Федерация Шурасы рәисе Сергей Мироновка мөрәҗәгать юллады. Алар Мироновтан ФСБның вәкаләтләрен арттыру турындагы канунны хупламавын сорый.

Мөрәҗәгатьтә Русия алдында ике юл барлыгы әйтелә. Аның беренчесе – авыр юллар белән булса да хокукый дәүләткә таба бару. Икенчесе – Конституциягә каршы килеп кешеләрнең хокукларын кысу, башкача уйлаучыларны куркыту, халыкны махсус хезмәтләр тарафыннан контрольдә тоту.

Сергей Мироновка юлланган мөрәҗәгатькә тарихчы Ирина Левинская, «Гражданнар контроле» хокук яклау оешмасы җитәкчесе Борис Пустынцев, язучы Борис Стругацкий һәм публицист Борис Вишневский кул куйган.
XS
SM
MD
LG