Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанның Казакъстандагы вәкиле итеп Дамир Исмәгыйлев билгеләнде


Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Дамир Исмәгыйлевне республиканың Казакъстандагы вәкиле итеп билгеләү фәрманын имзалады.

Дамир Исмәгыйлев 1972нче елның 21 сентябрендә Татарстанның Саба районы Килдебәк авылында туа. Казан дәүләт университетының филология, хокук белеме факультетын тәмамлый.

1988 елда эшен "Диалог Инвест" инвестиция компаниясенең генераль директорының төзелеш эшләре урынбасары булып башлый.

2003-2007 елларда "RDS Development" компаниясенең Русиядәге вәкиллегендә проектлар җитәкчесе була.

2007 елдан 2008 елгача "РусПромДевелопмент" ширкәтендә бизнесны үстерү директоры булып эшли.

2009 елдан - "ПСУ-Евразия" директоры һәм 2010 елдан "Связьинвестнефтехим" ачык акционерлык җәмгыятенең кече компаниясендә тышкы икътисадый эшчәнлеге директоры урынбасары.

Казакъстанда Татарстанның вәкиле республиканың элекке мәдәният министры Илдус Тарханов иде.
XS
SM
MD
LG