Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пакстанда чыккан сәяси каршылыкта 45 кеше үлде


Пакстанның көньягындагы Синд вилаятендә хакимияттәге партия җитәкчесе Рыза Хайдарның корал белән атып үтерелүеннән соң чыккан каршылыктан 45 кеше һәлак булды.

Карачи полициясе мәгълүматларына караганда, кораллы төркем оештырган һөҗүмдә шулай ук якынча 100 кеше яраланган. Полиция кем булуы мәгълүм булмаган кешеләрнең 20дән артык машина һәм кибетне яндыруын белдерде.

Вакыйгадан соң вилаяттә иминлек арттырылды, күп санда кеше кулга алынды.

Һиндстан мөһаҗирләре тарафыннан оештырылган һәм Һиндстаннан күчеп килгән халыкка күбрәк хокуклар бирелүен таләп иткән Mөһаҗир Кавем партиясе, сепаратист карашы белән таныла иде.

20 миллионнан артык кеше яшәгән Карачидә соңгы бер айда арткан сәяси һәм этник каршылыкта 200ләп кеше һәлак булды.
XS
SM
MD
LG