Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мөселманнар уразага керергә әзерләнә


Казан – Киләсе атнада мөселманнар өчен изге Рамазан ае башлана. Җир шарындагы миллиард ярым чамасы мөселман уразага керергә әзерләнә.

Рамазан ае, иленә карап, быел 10 йә 11 августта башлана.

Русиянең зур өлешендә гадәттән тыш эссе һава тору сәбәпле, ураза тоту быел тагы да авырлашыр дип санала.

Татарстанның дини җитәкчеләре Азатлык радиосына әйтүенчә, гадәттән тыш эсселек аркасында ураза тоту тәртибенә ниндидер ташламалар ясау каралмаган.

Кол Шәриф мәчете имамы Рамил Хәзрәт Юныс әйтүенчә, “хәленнән килгән һәр мөселман ураза тотарга тиеш. Авырган кеше ураза тотмаса фидия садакасы бирә. Аның күләме быел 150 сум дип билгеләнгән.”
XS
SM
MD
LG