Accessibility links

Русия Әрмәнстан иминлеген саклауда яңа роль башкарырга җыена


Әрмәнстан Тышкы эшләр министры, Русиянең хәрби база килешүен тагын 24 елга озайтачагын белдерде. Русия шулай итеп элекке Совет илендәге иминлекне саклап калырга җыена, килешү 2044 елына кадәр үз көчендә калачак.

Эдуард Налбандиан килешүне озайту турындагы карарның Русия президентының Әрмәнстан зиярәте вакытында имзаланачагын белдерде.

Налбандиан Русия каналына ясаган чыгышында, килешү буенча 3 мең Русия хәрбиенең булган базаның көчләндереләчәген белдерде. Әрмәнстандагы Русия хәрби базасы, Русиянең мәнфәгатьләрен күзәтүдән тыш бу илнең иминлеген саклау өчен дә эшләячәк.

Әрмәнстан тышкы эшләр министры килешү аша Русиянең Әрмәнстан гаскәрен заманчалаштыру өчен ярдәм күрсәтәчәген белдерде.

Русия президенты Дмитрий Медведев ике көнлек эшлекле сәфәр белән пәнҗешәмбедә Әрмәнстанга киләчәк һәм атна ахырында биредә Мәскәү җитәкчелегендәге Төбәк иминлек оешмасының рәсми булмаган саммитында катнашачак.
XS
SM
MD
LG