Accessibility links

Кайнар хәбәр

Халыкара күзәтүчеләр Кыргызстандагы сайлауны мактый


Халыкара күзәтүчеләр Кыргызстанда кичә үткән парламент сайлау нәтиҗәсенә хуплау белдерде.

Европада иминлек вә хезмәттәшлек оешмасы күзәтүчеләре сайлауларда сәяси плюрализм, җанлы сайлау алды көрәше булды һәм демократик процесс тагын да көчәйде ди.

Беренчел нәтиҗәләргә караганда, парламентка биш сәяси фирка керәчәк. Ата-Йорт исемле оппозициядәге милләтче фирка тавышлар саны белән башкалардан бераз гына алда бара.

Аннан соң Социал демократик, Әр-Намыс, Республика һәм хакимият яклы Ата Мекен фиркаләре килә.
XS
SM
MD
LG