Accessibility links

Кайнар хәбәр

Көньяк Корея-Төньяк Корея чигендә киеренкелек арта


Көньяк Корея хәрби идарәсе ясаган белдерүендә Төньяк Корея хәрбиләренең иртәнге сәгатьләрдә ут ата башлавын, Көньяк Корея хәрбиләренең дә моңа каршылык күрсәтүен раслады.

Белдерүдә атышларның ике ил чигендә хәрбиләрсез җирдә булуы әйтелде.

Төньяк Корея белән Көньяк Корея арасында мондый очраклар еш кабатлана.

Бигрәк тә ике ил арасында март аенда булып алган көймә низагыннан соң.

Көньяк Корея 46 хезмәткәре һәлак булган сугыш көймәсенең Төньяк Корея тарафыннан батырылуын алга сөргән иде. Төньяк Корея бу гаепләүләрне кире кага.
XS
SM
MD
LG