Accessibility links

Кайнар хәбәр

Магнитский үлемен тикшерү дәвам итәчәк


Hermitage Capital ширкәте юристы Сергей Магнитский үлемен тикшерү дәвам итәчәк, диде Русия прокуратурасының тикшерү комитеты вәкиле Сергей Маркин.

Инде булган өч тикшерүнең нәтиҗәләре каршылыклы булып чыкты. Магнитский төрмәдә булганда аны күзәткән милиция хезмәткәрләренең эшчәнлеге дә тикшереләчәк.

“Transparency International” оешмасы Русия бүлегенең коррупциягә каршы көрәш үзәге башлыгы Елена Панфилова Магнитский эшен тикшерү өчен бәйсез бер төркем җыярга чакырды.

Магнтитский белән бергә эшләүчеләр һәм хокук яклаучыларның тикшерү йомгаклары рәсми нәтиҗәләрдән аерыла. Шуңа күрә яңа тикшерүне өченче бер як – парламент каршындагы бәйсез комиссия алып барсын, диде Панфилова.

Бүген Магнитский үлеменең бер еллыгы көнендә кайбер көнбатыш илләрдә "Сергей өчен гаделлек" исемле документаль фильм күрсәтеләчәк.

Салым түләмәүдә гаепләнеп кулга алынган Сергей Магнитский 2009 елның 16 ноябрендә төрмәдә йөрәк авыруыннан үлде. Аңа вакытында тиешле ярдәм күрсәтелмәгән, дип фаразлана.
XS
SM
MD
LG