Accessibility links

Кайнар хәбәр

The New York Times: Googleга һөҗүм ясау боерыгын Кытай җитәкчелеге биргән


Кытайда "Google" эзләү системасына һөҗүм Кытай җитәкчелегенең турыдан-туры боерыгы сәбәпле ясалган булырга мөмкин.

WikiLeaks сәхифәсендәге яңа мәгълүматларны кулланып The New York Times Googleга һөҗүм Кытай республикасы Дәүләт шурасы һәм Коммунистлар партиясе сәяси бюросының ике әгъзасы боерыгы нигезендә башкарылган дип яза.

Март аенда Google хокук яклаучыларның электрон тартмалары ачу максаты белән Кытай тарафыннан һөҗүмгә дучар булуын әйткән иде.
XS
SM
MD
LG