Accessibility links

Кайнар хәбәр

Көньяк Африка республикасының элекке президенты Кот д'Ивуардагы хәлдә арадашчы булачак


Көньяк Африка республикасының элекке президенты Табо Мбеки Кот д'Ивуардагы президент сайлавыннан соң ике намзәтнең дә үзен җиңүче дип билгеләү нәтиҗәсендә туган сәяси кризисны җайлау өчен арадашчы булачак.

Мбекиның максатлары турында хәбәр иткән Африка Берлеге низаг куерган очракта көтелмәгән хәлләр килеп чыгу мөмкинлеген кисәтеп Кот д'Ивуардагы ике тарафны да сабырлыкка чакырды.

Шимбә АКШ, БМО, Франциянең җиңелүен тануга чакыруларына карамастан хәзер идарәдә булган дәүләт җитәкчесе Лоран Гбагбо ант кабул итте. Моңа җавап итеп оппозиция вәкиле Алассан Уаттары тарафдарлары үз инаугурация тантанасын оештырды.

Элегрәк сайлау комиссиясе Уаттарының җиңүе хакында белдергән иде, әмма Конституция шурасы бу карарны кире какты һәм Гбагбоны җиңүче дип игълан итте.
XS
SM
MD
LG