Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүнең “Останкино” манарасы янында пикет үтте


«Милли демократик альянс” исемле оешма Мәскәүдәге “Останкино” манарасы янында рөхсәт ителгән пикет үткәрде.

Аз кеше катнашындагы бу пикетның таләбе узган шимбәдә Манеж мәйданында булган вакыйгаларны һәм башка урыннарда кавказ кешеләре белән урыс милләтчеләре арасындагы бәрелешләрне обьектив рәвештә яктырту.

Әмма соңрак пикетчыларны урыс милләтчеләре чолгап алды һәм акырынлап җыелган 500-ләп кеше шәһәр урамы буйлап милләтче шигарьләр кычкырып узды.

Мәскәү милициясе бүген шәһәрнең төрле урыннарында булырга мөмкин милләтара бәрелешләрне булдырмау өчен каты чаралар күрә. Бүген андый бәрелешләргә юл куймау өчен шикле күрелгән йөзләрчә кешенең тоткарлануы хәбәр ителә.

Футбол җанатарларының һәм кайбер милли төркемнәрнең төрле чаралары көтелгән Петербур шәһәрендә дә иминлек чаралары көчәйтелгән.

Самарда шәһәр паркында җыелырга маташкан йөзләп үсмер милициягә алып кителгән. Анда аларны аңлату эшләреннән соң ата-аналары белән өйләренә кайтарып җибәргәннәр.
XS
SM
MD
LG