Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пхеньян Сеулга каршы атом коралы кулланырга әзер


Төньяк Корея Көньяк Кореяны сугыш чыгарырга маташуда гаепләде һәм Сеулның “агрессиясенә” каршы тору өчен атом коралын кулланырга әзер булуын белдерде.

Төньяк Корея чигенә якын урында Көньяк Кореяның тарихтагы иң зур хәрби күнегүләре тәмамланганнан соң бу турыда Төньяк Корея саклану министры Ким Йон Чун белдерде.

Көньяк Корея президенты Ли Мен Бак исә күнегүләр тәмамланганнан соң хәрбиләр Пхеньянның һәртөрле янауларына җавап бирергә әзер диде.

Ике ил арасындагы киеренкелек бер ай элек Пхеньян Көньяк Кореяның Йонпхендо утравын утка тотканнан соң киеренкеләшеп китте.
XS
SM
MD
LG