Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гыйрак кешесе Әл-Каидәгә кушылган кызын асып куйган


Багдад – Гыйракның Мандали каласында яшәүче 52 яшьлек Әл-Наҗим Амбаги Әл-Каидә оешмасына кушылган һәм якын арада интихар һөҗүм башкарырга әзерләнгән 19 яшьлек кызын асып куйган, дип хәбәр ителә.

Полиция хәбәрендә әйтелгәнчә, Әл-Каидәнең төрмәдә утырган әгъзалары сорау алу вакытында Шахла исемле бер кызны интихар һөҗүмгә яллаулары турында әйткән.

Полиция аның өенә барган, ләкин аны тапмагач, әтисен тоткарлаган. Өч көн сорау алганнан соң Әл-Наҗим шушы җинаятен таныган һәм кызын җирләгән урынны барып күрсәткән.
XS
SM
MD
LG