Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан эшкуарлары Согуд Гарәбстанда җыенда катнашачак


2011 елның март аенда Согуд Гарәбстанында Русиянең бизнес-атналыгы узачак. Чарага Татарстан эшмәкәрләре, оешма вәкилләре дә чакырыла.

Әлеге чара кысаларында Русия-Согуди бизнес-форумын, Русия-Согуди эшлекле шурасының 12 нче утырышын уздыру, эре дәүләт ширкәтләрендә, шул исәптән, Ислам үсеш банкында очрашулар планлаштырылган. Моннан тыш, Русиядә җитештерелгән товарлардан күргәзмә оештыру ниятләнә.

Бизнес-атналык программасы кысаларында шулай ук Русия вәкиллегең Җиддә икътисади форумында катнашуы һәм Җиддәнең Сәүдә-сәнәгать пулатында Мәккәнең эшлекле даирә вәкилләре белән очрашулары каралган.
XS
SM
MD
LG