Accessibility links

Кайнар хәбәр

Польша Беларус хакимиятләренә чикләүләр кертмәкче


Варшау Беларуста оппозициягә каршы репрессияләргә катнашы булган хакимият вәкилләренә Польшага керүне тыярга җыена.

Исемлеккә моңаргы күрелмәгән дәрәҗәдә киңкүләмле эзәрлекләүләрдә катнашкан һәм катнашучы Беларус җитәкчелеге, тәртип саклау һәм мәхкамә системы вәкилләре керәчәк диелә.

Польша тышкы эшләр министры Радослав Сикорский “Вәзгыять яхшырганда, без диалогны киңәйтәбез һәм хезмәттәшлек турында юмарт тәкъдимнәр белән чыгабыз. Әмма барысы да киресенчә булып, сәяси тоткыннар барлыкка килсә, моңа җавап буларак без ватандашлык җәмгыятен яклыйбыз һәм хакимиятләргә бу турыда ни уйлавыбызны ачык итеп әйтәбез”, - диде.
XS
SM
MD
LG