Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Домодедово” шартлавына бәйле ике кеше эзләнә


Русия хокук саклаучылары “Домодедово” һава аланында шартлауга катнашы ихтимал булган, чыгышлары белән Ингушетиядән ике кешенең эзләнүе турында хәбәр итте.

Бу ике кеше Ингушетиянең Али-Юрт авылыннан шартлауны башкарган интихарчы белән бергә китеп кире кайтмаган. Интихарчының исеме Магомед Евлоев, аңа 20 яшь булган, дип хәбәр ителгән иде.

“Домодедово” һава аланында 24 гыйнварда булган шартлауда 36 кеше һәлак булды, 120 кеше яраланды.
XS
SM
MD
LG