Accessibility links

Кайнар хәбәр

Йәмәндә өченче көн рәттән протест җыеннары үтә


Йәмәндә инде өченче көн рәттән президент Гали Габдулла Салихның хакимияттән китүен таләп итеп урам җыеннары үтә.

Полиция күпчелеге студентлар булган демонстрациячеләргә Йәмән башкаласы Сананың үзәк мәйданына бару мөмкинлеге бирмәде.

Илдә инде 30 елдан артык җитәкчелек иткән Салих киләсе президен сайлавында намзәт булмаячагын белдерде.

Әмма демонстрациячеләр аның кичекмәстән китүен таләп итә.

Йәмәндәге протест чаралары Тунис һәм Мисырда хакимият алмашына китергә чуалышлардан соң башланды.
XS
SM
MD
LG