Accessibility links

Кайнар хәбәр

Йәмәндәге чуалышларда өч кеше һәлак булды


Йәмәннең көньягындагы Аден шәһәрендә президент Гали Габдулла Салихның хакимияттән китүен таләп итүче демонстрациячеләрне көч белән таратканда өч кеше һәлак булды.

Табиблар әйтүенчә, тагын 20 кеше яраланды.

Кайбер хәбәрләргә караганда, полиция кибет тәрәзәләрен ватучы, тәгәрмәчләр яндыручы һәм баррикадалар коручы демонстрациячеләргә ут ачкан.

Ил башкаласы Санадагы бәрелешләрдә 20-дән артык кеше яраланды.

Йәмәндәге киңкүләм ризасызлык чаралары инде атна буе дәвам итә.
XS
SM
MD
LG