Accessibility links

Кайнар хәбәр

Либиядәге чикләүләр сәбәпле Русия $4 миллиард зыян күрәчәк


БМОның Либиядәге Муаммар Каддафи хакимиятенә каршы чикләүләре нәтиҗәсендә Русия корал сатучылары 4 миллиард долларлык зыян күрергә мөмкин.

Бүген бу турыда Ростехнологии дәүләт сәнәгать һолдингы башлыгы Сергей Чемезов белдерде.

Чемезов дәүләтнең читкә корал сату ширкәте Рособоронэкспортның керемнәре Либиядәге вәзгыять сәбәрле 4 миллиард долларга кимрәк булачак диде.

Кытай һәм Һиндстаннан кала гарәп дөньясы Русия кораллары иң күп сатыла торган төбәк.
XS
SM
MD
LG