Accessibility links

Наина Ельцина “Яңарыш” вакыфына бер миллион сум күчерүен белдерде


Казан – Русиянең элекке президенты Борис Ельцинның тол хатыны Наина Ельцина Татарстанда тарихи ядкарьләрне яңартучы “Яңарыш” вакыфына бер миллион сум күчерүе турында белдерде.

Якшәмбе көнне Наина ханым Казанда Ельцин исемендәге теннис бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасында катнашты.

Тантанадан соң журналистлар белән очрашып, ул Казан шәһәренең Борис Ельцин һәм аның тормышында аерым урын алып торганы, бу шәһәргә гел яратып килүләре турында сөйләде.

Февраль ахырында Наина ханым Казанга Ельцинга багышланган күргәзмә ачылышына килгән иде. Шул вакытта “Яңарыш” вакыфының багучылар шурасы рәисе Миңтимер Шәймиев аны Болгар һәм Зөядәге яңарту эшләре белән таныштырды.
XS
SM
MD
LG