Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әфганстанда коалиция көчләре һөҗүмендә 2 үсмер үлгән


Әфганстанның көнчыгышындагы Кунар вилаятендә коалиция көчләре һавадан бомбалаган вакытта ике үсмер үлгән. Бер атна элек нәкъ шул ук урында чыбык-чабык җыйган вакытта 9 бала үтерелгән иде.

Әфган рәсмиләре, бүген үлгәннәрнең берсенә 9, икенчесенә 15 яшь, алар ир туганнар булган, дип белдерә.

Әфганстанда халыкара иминлек көчләр вәкиле әйтүенчә, алар сугышчыларны утка тоткан һәм нәтиҗәдә “бер кеше үтерелгән, берәү яраланган”.
XS
SM
MD
LG