Accessibility links

Кайнар хәбәр

Япониядәге азык-төлектә нурланыш борчылу уята


Дөнья сәламәтлек саклау оешмасы “Фукусима-Дайичи” атом электр станциясендәге казадан соң Япониядәге кайбер азык-төлектә нурланыш артуны зур проблема дип исәпли.

Бүген Кытай белән Көньяк Корея Япониядән китерелүче азык-төлек контролен көчәйтте. Әмма әлегә Япониядән читкә чыгарылган азык-төлектә нурланыш табылмады.

Атом электр станциясендә реакторларны суыту системын җайга салу эше дәвам итә. 11 марттагы җир тетрәү нәтиҗәсендә суыту системын электр энергиясе белән тәэмин итү өзелгән иде. Хәзер инде алты реакторга да электр энергиясе китерелде. Әмма суыту системы әлегә эшләми.

Дүшәмбе реакторларның берсе өстендә төтен болыты күтәрелгәннән соң станция хезмәткәрләре читкә чыгарылды.

Төтен болытының сәбәпләр тикшерелә. Әлегә нурланыш артуы турында хәбәрләр юк.
XS
SM
MD
LG