Accessibility links

Кайнар хәбәр

Либиянең ике дипломаты Британиядән чыгарылды



Либиянең ике дипломаты Британиядән “ил мәнфәгатьләренә каршы килгән гамәлләре” өчен чыгарып җибәрелгән. Бу хакта бүген Британия тышкы эшләр министры Уильям Һейг белдерде.

Элгәре Триполидагы Британия илчелегенә һөҗүмнәр булганнан соң, Либия илчесе Гомәр Җәлбан китәргә мәҗбүр булган иде.

Мөәмәр Каддафи көчләре белән гыйсьянчылар арасында низаг башлангач Британия Триполида сәяси вәкиллеген туктатты. Әмма бер төркем британ дипломатлары гыйсьянчылар терәге булган Бенгазида эшләрен дәвам итә.
XS
SM
MD
LG