Accessibility links

Кайнар хәбәр

Hermitage: Швейцариядә Магнитский гаепләгән түрәләрнең хисаплары туңдырылган


Швейцария хакимияте Hermitage Capital фонды юристы Сергей Магнитский бюджет акчасын урлауда гаепле булырга мөмкин дип күрсәткән Русия түрәләренең банк хисапларын туңдырды.

Бу хакта фондның матбугат хезмәте хәбәр итте. Аларның мәгълүматларына караганда, хәзер Швейцария прокуроры Hermitage Capital мөрәҗәгате нигезендә, Русия бюджетыннан урланган 5 миллиард сумнан артык акчаны юу турындагы эшне тикшерә.

Сергей Магнитский бу урлауга салым оешмалары һәм эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләренең катнашлыгы барлыгын әйткән иде. Ул исемлектә өч Татарстан кешесе дә телгә алына. Соңрак Магнитскийга салым түләмәү гаебе белдерелде.

Ул 2009 елның азагында Мәскәү төрмәсендә үлде. Магнитский якыннары аңа белдерелгән гаепләр ялган дип саный һәм төрмәдә аңа вакытында медицина ярдәме күрсәтелмәвен әйтә.
XS
SM
MD
LG