Accessibility links

Кайнар хәбәр

Либиядә Мисурат янында гыйсьянчылар белән хөкүмәт көчләре арасында бәрелешләр бара


Бүген Либиянең Мисурат шәһәре янында хөкүмәт хәрбиләре белән гыйсьянчылар арасында каты бәрелешләр чыкты. Алдагы көнне хөкүмәт көчләренең шәһәргә ут ачу нәтиҗәсендә зыян күргән нефть саклагычлары янып каланы төтен басып алды.

Гыйсьянчылар сүзләренчә, янгын сәбәпле ягулыксыз калган шәһәр бик авыр хәлгә төшкән. Бүген Либия дәүләт телевидениесе Мисураттагы бер төркем гыйсьянчыларның хөкүмәт көчләренә бирелүен хәбәр итте. Бу хакта Reuters агентлыгы белдерә.

Италия көньягында яр буендагы сак хезмәткәрләре тарафыннан Либиядән качкан ким дигәндә 400 кеше коткарылган. Аларның кораблары Лампедуза утравы янында комга терәлгән иде.
XS
SM
MD
LG