Русиянең Дәүләт Думасында “Гадел Русия” фиркасенең җиде депутаты кичә Федерация Шурасы рәислегеннән алынган Сергей Мироновка Думада үз урыннарын тәкъдим итте.
Бу хакта “Гадел Русиянең” Думадагы фракциясе башлыгы Николай Левичев хәбәр итте.
Кичә Петербурның канун чыгару җыены үзләренең Думадагы сенаторы булган Мироновны аннан алу турында карар кабул итте. Петербур депутатлары Федерация Шурасы рәисенең эшенә кәнәгатьсезлек белдерде.
Федерация Шурасы рәисе итеп вакытлыча Мироновның элекке урынбасары “Бердәм Русия” вәкиле Александр Торшин билгеләнде.