Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сүриянең төньяк-көнбатышында гаскәрләр һөҗүмгә әзерләнә


Сүриянең төньяк-көнбатышында гаскәрләр танклар белән Джиср әш-Шугур шәһәренә керергә әзерләнә.

Сүрия хакимиятләре атна башында анда 120 хәрбинең үтерелүен белдергән иде.

Сүрия дәүләт телевидениесе гаскәрләр Джиср әш-Шугурны азат итүне башлады дип хәбәр итә.

Соңгы көннәрдә ике мең ярымлап кеше хәрби һөҗүмнән куркып чик аша Төркиягә качты.
XS
SM
MD
LG