Accessibility links

Кайнар хәбәр

Будановка газ пистолетыннан атканнар


Русия армиясенең элекке полковнигы Юрий Будановка хәрби ядрә ата торган итеп үзгәртелгән газ пистолетыннан ут ачканнар. Бу хакта хокук яклау оешмасындагы чыганак “Интерфакс”ка хәбәр иткән.

Ул шулай ук Будановка һөҗүм иткәннәр утырып киткән машинаның хуҗасы ачыкланганны белдергән.

Әлегә тотылганнар һәм җинаятьтә шикләнелгәннәр дә юк.

Буданов узган атнаның җомгасында Мәскәүдә атып үтерелгән иде. Ул 2003 елда чечен кызын үтерүдә гаепләнеп хөкем ителде, ә 2009 елда шартлы рәвештә вакытыннан элек иреккә чыгарылды.
XS
SM
MD
LG