Accessibility links

Кайнар хәбәр

Каддафи улы Либиядә сайлау үткәрергә тәкъдим итә


Каддафиның улы Сәеф әл-Ислам
Каддафиның улы Сәеф әл-Ислам
Либия башлыгы Мөәмәр Каддафиның улы Сәеф әл-Ислам, Триполи хакимияте халыкара күзәтү астында илдә сайлау үткәрүгә риза, дип белдерде.

Италиянең Corriera della Sera газетына биргән әңгәмәдә әл-Ислам сайлауларны якындагы өч ай эчендә үткәрергә тәкъдим итә. Сайлауны оештырып үткәрүне Либиядәге низагны җайга салу өчен “бердән-бер тыныч мөмкинлек” дип атый.

Бүген Триполига Русия президенты вәкиле Михаил Маркелов килә. Ул Либия хакимияте җитәкчелеге белән очрашырга җыена. Шушы көннәрдә Маркелов Бингазидагы гыйсьянчылар белән очрашкан иде.

Пәнҗешәмбегә каршы төндә НАТО очкычлары Триполины утка тотты.
XS
SM
MD
LG