Accessibility links

Кайнар хәбәр

Йәмәндә Вакытлы шура төзү таләбе белән каршылык чарасы узды


Сана шәһәрендәге демонстрация. 10 май 2011ел
Сана шәһәрендәге демонстрация. 10 май 2011ел
Йәмән башкаласы Санада дистә меңнәрчә кеше илдә идарә итү өчен Вакытлы шура төзү таләбе белән урамнарга чыкты. Халык Согуд Гарәбстанында дәваланучы Гали Абдулла Салихның илгә кайтмавын тели.

Каршылык күрсәтүчеләр шулай ук, Салихның улы, Йәмән президенты гвардиясе башлыгы Әхмәд Салих илдән китсен дип таләп итә.

Узган төн Йәмәннең көньягында май ахырында кораллы төркемнәр кулга төшергән Зинҗбиар шәһәре янында хөкүмәт гаскәрләре белән радикал исламчылар арасында булган сугыш вакытында алты хәрби һәлак булган.

Йәмәндә президент Салихның хакимияттән китүен таләп итеп биш айга якын халык күтәрелешләре дәвам итә. Каршылык чаралары вакытында дистәләрчә кеше үлде.
XS
SM
MD
LG