Accessibility links

Кайнар хәбәр

Greenpeace җитәкчесе Гренландиядән китәргә тиеш


Җомга көнне Гренландиядә тоткарланган Greenpeace җитәкчесе Куми Найду җирле мәхкәмә карары нигезендә утраудан китәргә тиеш.

Мәхкәмә шулай ук Куми Найдуга бер ел дәвамында Гренландиягә керүне тыйды. Найду һәм аның белән бергә тоткарланган эколог дүртәр мең долларга якын штраф түләргә тиеш.

Полиция Greenpeace активистларын Британиянең нефть табу ширкәте каланчасына менгән вакытта тоткарлаган иде. Экологлар нефть агып чыгу була калган очракта аны туктату планы эшләнми торып арктика төбәгендә тирән су аша бораулауга каршы чыга.
XS
SM
MD
LG