Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сүрия иминлек көчләре демонстрантларга ут ачты


Сүрия иминлек көчләре Шәм-Шәрифтән көньякка урнашкан Әл-Кисуаһ шәһәрендә демонстрантларга ут ачты.

France-Presseка бу хакта хокук яклаучылар хәбәр иткән.

Сүриянең берничә шәһәрендә җомга намазыннан соң президент Бәшәр Әсадның хакимияттән китүен таләп итеп каршылык чаралары узган.

Шәм-Шәриф, Һомс һәм башка шәһәрләрдә халык урамнрга чыгып “Бәшәр – минем президент түгел” дигән шигарьләр күтәрде.

Сүриянең төньягында унбер мең ярым кеше хөкүмәт гаскәрләре эзәрлекләүләрдән куркып Төркиягә качты.
XS
SM
MD
LG