Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ратко Младичны Һааг мәхкәмәсеннән чыгарып җибәрделәр


Ратко Младич
Ратко Младич
Босния сербларының элекке хәрби башлыгы Ратко Младич берничә тапкыр хөкемдарны бүлдергән өчен бүген Һааг мәхкәмәсеннән чыгарып җибәрелде.

Младич мәхкәмә билгеләгән адвокатка ризалашмыйча, үзе сайлап алырга тели. Элгәре Младич халыкара мәхкәмәнең бүгенге утырышына бойкот белдерәчәк дип хәбәр ителгән иде.

Младич 1990 еллар урталарында Босниядә хәрби җинаятьләрдә - Сребреницада сигез меңләп мөселманны үтерүгә фәрман бирүдә гаепләнә.

Младич 16 ел гадел хөкемнән качып йөргән иде. Аны май аенда тоткарладылар. Ул бөтен гаепләүләрне дә кире кага.
XS
SM
MD
LG