Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа Берлеге: E. coli бактериясе Мисырдан килә


Европа Берлеге Мисырдан бөртеклеләр һәм ногытларны кертүне тыйды. Алар Европада эчәк кизүе таралуга сәбәп булырга мөмкин.

Европада азык-төлек иминлеге идарәсенең бүгенге хисабыннан соң әнә шундый карарга киленде. Хисапта E. coli бактериясе таралуга Мисырдан кертелгән орлык сәбәп булган диелә.

Элгәре кизү таралу сәбәбе итеп авыл хуҗалыгындагы башка үсемлекләр аталган иде.

Май, июнь айларында эчәк авыруыннан, күпчелеге Германиядә, 49 кеше үлде. Барлыгы дүрт меңнән артык кеше авырды.
XS
SM
MD
LG