Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Федерация” кабат авыру балаларга акча җыя


Бүген һәм иртәгә Мәскәүдә яман шеш һәм күз авыруы белән чирләүче балаларны яклау максатыннан хәйрия чарасы узачак.

Акцияне үткән ел декабрьдә Петербурда дөнья йолдызлары һәм Русия премьер-министры Владимир Путин катнашлыгында концерт уздырган “Федерация” фонды оештыра.

Ул вакытта концерттан кергән акчалар авыру балаларга барып җитмәде. Бары тик массакүләм мәгълүмат чараларында шау-шу башлангач кына фонд үзенең вәгъдәсен үтәде.

Дөнья йолдызлары катнашлыгындагы “Федерация” фондының хәзерге чарасы да авыру балаларга акча җыюны күздә тота.
XS
SM
MD
LG