Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бәһрәйндә яшь шагыйрә өй сагы астына күчерелде


Айят әл-Курмези
Айят әл-Курмези
Бәһрәйндә шыгый оппозиция активисты, яшь шагыйрә Айят әл-Курмези өй сагы астына күчерелде. Ул бер ай элек бер елга төрмәгә ябылган иде.

Егерме яшьлек Курмези патшаны тәнкыйтьләгән шигырьләр укыган өчен гаепләнгән иде.
Хокук яклаучылар әйтүенчә, Курмези белән бергә хөкүмәткә каршы чараларда катнашуда гаепләнгән 200-ләп кеше иреккә чыгарылган.

Бәһрәйнда быел февраль, март айларында демократик реформалар таләбе белән халык күтәрелешләре булган иде. Анда күпчелеге шыгыйлар катнашты.
XS
SM
MD
LG