Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Салих Батыев исемендәге урам булачак


Казанның Идел буе районында яңа төзеләчәк бер урамга Салих Батыев исеме биреләчәк. Казан шәһәр думасы әнә шундый карар чыгарды.

Салих Батыев исемендәге урам Кол Гали һәм Комиссар Габишев урамнары янында булачак.

Батыев 1960-1983 елларда ТАССР Верховный Советы президиумы рәисе булып эшләде. Татарстан һәм Казан киләчәге өчен әһәмияткә ия өлеш керткән дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе дип белдерелә әлеге карарда.
XS
SM
MD
LG