Accessibility links

Кайнар хәбәр

БМОның кеше хокуклары шурасы Сүриягә бәйле чираттан тыш утырыш уздырачак


БМОның кеше хокуклары шурасы тыныч халыкка көч куллану һәм Сүриянең Хомс кебек кешеләр күпләп үтерелүче шәһәрләргә һуманитар ярдәм кертүгә шартлар тудыруны чакырып Сүрия хөкүмәтенә мөрәҗәгать итәргә җыена.

Шураның бүгенге чираттан тыш утырышында имзалау өчен тәкъдим ителәчәк резолюциядә Сүрия хөкүмәтенең даими кеше хокукларын һәм ирекләрен кысуы илдәге һуманитар хәлне какшатуы әйтелә.

Кичә оппозиция активистлары илнең төрле районында 144 кешенең үлеме турында белдерде. Ләкин моның төгәл кайсы көннәргә туры килүе мәгълүм түгел.

Шул ук көнне Сүрия хокук яклаучылары Хомстагы йортларыннан качарга тырышканда 60тан артык кешенең үлемен әйтте.
XS
SM
MD
LG