Accessibility links

Сүрия оппозициясе нефть сәнәгате министры урынбасарының эштән китүен хуплый


Сүрия оппозициясе лидерларының берсе Борһан Галиун нефть сәнәгате министры урынбасары Әбде Хуссамеддиннең эштән китүен хуплады һәм башка дәүләт эшлеклеләрен дә аннан үрнәк алырга чакырды.

Хуссамеддин бүген оппозиция ягына чыгуын белдергән һәм Бәшәр Әсад режимын “җинаятьчел” дип аталган видеоны youtube-ка урнаштырган иде.

Кичә БМО-ның һуманитар мәсьәләләр бүлеге башлыгы Валери Амос, Сүриянең һомс шәһәрендә булып, андагы һуманитар вәзгыятькә нык борчылу белдерде. Аның сүзләренчә, шәһәрнең кайбер өлешләре бөтенләй җимерелеп беткән.

Иртәгә Димәшккә БМО-ның Сүрия буенча махсус вәкиле Кофи Аннан килергә тиеш. Ул Сүрия җитәкчелеген БМО Генераль ассамблеясенең резолюциясе белән таныштырырга җыена. Анда Сүриядә көч куллануны кичекмичә туктату, хәрбиләрне авыл һәм калалардан чыгару, илгә халыкара күзәтүчеләр һәм журналистларны кертү таләпләре куелган.

Әлеге сәфәр алдыннан Аннан Каһирәдә Мисырның тышкы эшләр министры Мөхәммәд Әмр һәм Гарәп дәүләтләре лигасы генераль секретаре Набил әл-Араби белән сөйләшүләр үткәрде.
XS
SM
MD
LG