Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядәге АКШ илчесе: Мине НТВ эзәрлекли


АКШның Русиядәге илчесе Майкл Макфол үзен һәркайда НТВ журналистлары эзәрлекләвен белдерде.

“Кая гына юнәлсәм дә, НТВ инде анда була. Минем кая барачагымны аларга кем әйтеп тора икән?” дип яза Макфол үзенең Твиттердагы микроблогында.

НТВның матбугат хезмәте исә моны үзенең хәбәр итеп торучылары күп булуы белән аңлата. “Еш кына без конкрет максатсыз, архив өчен генә төшерәбез” дип белдерә матбугат хезмәте.

Март уртасында НТВның Русиядә протест демонстрацияләренә чыгучылар акча өчен чыга дип күрсәтүче фильмы зур ризасызлык уяткан иде.
XS
SM
MD
LG