Кушма Штатлар президенты Барак Обама Көньяк һәм Төньяк Американың бизнеста киләчәге зур дип белдерде.
Америка дәүләтләре оешмасы самиттын ачар алдыннан, төбәкнең эре эшмәкәрләре белән очрашкан вакытта, Обама АКШ-ның Латин Америкасы белән сәүдә бәйләнешләре “дөньяда иң тиз үсүче” дип әйтте.
Колумбиянең Картаһен шәһәренә саммитка 30-дан артык ил башлыгы һәм хөкүмәт җитәкчеләре җыелды.
Американара банк мәгълүматларына күрә Америка дәүләтләре оешмасы илләренә дөньяда тулаем җитештерүнең (ВВП) 14 проценты туры килә һәм аларның икътисад үсеше ел саен 4 процентка арта бара.