Accessibility links

Русия федерация шурасы губернаторларны сайлау канун өлгесен раслады


Русия федерация шурасы бүген губернаторларны сайлау турындагы президент канун өлгесен раслады. Аны 135 сенатор яклады, икесе тоткарланды.

Бу көннәрдә әлеге канун өлгене соңгы укылышта Дәүләт Думасы кабул иткән иде. Әгәр аны президент имзаласа ул 2012 елның 1 июненнән гамәлгә керәчәк.

Яңа канун нигезендә теркәлгән фирка тарафыннан тәкъдим ителгән губернаторлыкка намзәт җирле үзидарә башлыклары һәм депутатларның биштән алып ун процентка кадәр яклавын казанырга тиеш, ә үз-үзен тәкъдим итүче төбәктә яшәүче халыкның ике процентыннан имза җыярга тиеш булачак.

Президент намзәтләрнең кайберләре белән киңәшләшә ала, әмма аларны сайлауда катнашудан тыя алмый.

Субъект башлыгы биш елга сайлана һәм рәттән ике сроктан да күбрәк бу вазифада кала алмый.
XS
SM
MD
LG