Accessibility links

Кайнар хәбәр

Президент Алмазбәк Атамбаев Кыргызстан-Үзбәкстан-Кытай тимер юлы төзелешен хуплый


Азатлык радиосына биргән әңгәмәдә Кыргызстан президенты Алмазбәк Атамбаев үз илен һәм Үзбәкстанны Кытай белән тоташтырачак тимер юлы төзелешен хуплавын белдерде.

Проект Кытайның Синҗан-Уйгыр автономияле төбәгендәге Кашгар шәһәреннән Үзбәкстанның Әндиҗан шәһәренә юл салуны күздә тота. Ике миллиард доллардан да артачак әлеге юлның Кыргызстан эчендәге өлешенә акчаның кайдан алыначагы әле билгеле түгел.

Кыргызстан Кытай кебек күәтле күршесеннән “файда күрергә тиеш”, диде президент.

"Бу проект Кыргызстан икътисадына зур файда китерә алыр иде. Без бу юл Кыргызстанның Нарын һәм Ош вилаятьләре аша үтеп төньяк төбәкләрне илнең тимер юлына тоташтырсын дигән шарт куйдык. Бу юл төньяк белән көньякны тоташтырырга ярдәм итәчәк. Узган кыш бик авыр булды һәм көньяк төбәкләрләр белән байтак вакытка элемтә өзелеп торды. Бу тимер юлы илне берләштерергә ярдәм итәчәк”, диде президент.

Атамбаев шулай ук 2010 елның июнендә кыргызлар белән үзбәкләр арасында сугыш чыккан көньякта да тынычлык булдыру тырышлыкларын дәвам итәчәген белдерде. Бәрелешләр вакытында 450дән артык кеше һәлак булды, меңләгән йорт һәм кибетләр, хуҗалыклар җимерелде.
XS
SM
MD
LG