Accessibility links

Кайнар хәбәр

Собчак “Известия” басмасын мәхкәмәгә бирергә җыена


Русиянең салым хезмәте телевидение тапшыруларын алып баручы Ксения Собчакның декларациядә теркәлгән керемен тикшерә. Бу хакта бүген тикшерү комитеты вәкиле Владимир Маркин хәбәр итте.

Собчакны тикшерү 6 майда Сазлык мәйданында тәртипсезлекләрне тикшерү кысаларында оештырылды. Узган атнада тәртипсезлекләрнең шаһите саналган Собчакның өендә тентү булып анда миллион ярым евро табылды.

Бүген “Известия” газеты Собчак декларациядә керемен киметеп күрсәткән, чынлыкта аның акчасы 10 мәртәбә артык, дип язып чыкты. Басма бу мәгълүматне эчке эшләр министрлыгына сылтау ясап бирә. Собчак бу хәбәрне “ялган һәм яла ягу” дип атады.

Үзенең Twitter хисабында ул басманы мәхкәмәгә бирергә җыенуын хәбәр итте.
XS
SM
MD
LG