Агентлыклар хәбәр иткәнчә, бүгеннән билет алырга хокук бирә торган ваучерлар сатыла башлады. Әлеге кәгазьдә мәгълүматлар татарча, русча һәм инглизчә бирелә.
Универсиаданың ачылу тантанасына билетлар 750 сумнан алып 4 мең сумга кадәр торачак. Гадәти ярыш көнендә спорт корылмаларына 50-150 сум түләп кереп булырга тиеш.
Универсиадага билетларны Kassir.ru ширкәте сата. Аларны интернет аша да, электрон хөкүмәт инфоматлары, ширкәтнең кассалары һәм Универсиада ярышлары барган урыннарда да алып булачак.
Бер кулга 4 кенә билет сатыла, арттырып сатуга каршы торыр өчен сатып алучыларның исем һәм фамилияләре теркәлеп барачак, дип хәбәр ителде Казанда үткән матбугат очрашуында.