Accessibility links

Кайнар хәбәр

Коффи Аннан Сүриядә сөйләшүләрен тәмамлап Иранга очты


БМО һәм Гарәп илләре лигасының махсус вәкиле Коффи Аннан Сүриягә сәфәрен тәмамлап Тәһранга китте.

Президент Башар Әсад белән очрашуны Аннан "уңай" дип бәяләде. Апрель аенда кабул ителгән Сүриядә көч кулллануны туктату турындагы план гамәлгә ашырылмый. Аннан һәм димломатлар хәзер инде бу солых планын “коткару” турында сөйләшүләр алып бара.

Халыкара җәмәгатьчелек Сүриягә басымны арттырган арада, Иран аның бердәнбер яклаучысы булып кала. Аннан бүген Сүриядәге хәлләр турында Иран җитәкчеләре белән сөйләшәчәк.

Сүриядә кораллы низаг 16 ай дәвам итә. Хөкүмәт көчләре белән гыйсьянчылар арасында көч куллану кимеми. Меңләгән кеше һәлак булды, дистәләгән мең кеше өйләрен ташлап китте.

Солых планын гамәлгә ашыруны күзәтер өчен килгән 300ләп кеше үз эшен туктатырга мәҗбүр булды. Аларның җитәкчесе, Норвегия генералы Роберт Муд, көч куллану аркасында коралсыз күзәтүчеләренең эшне дәвам итү мөмкинлеге юк, дип белдерде.
XS
SM
MD
LG