Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда мөселманнарның хокуклары бозылуга каршы чара үтте


Казан – Бүген Казанда мөселманнарның хокуклары бозылуга каршы чара үтте. Камал театры бинасы каршындагы мәйданда үткән чарада йөздән артык кеше катнашты.

Аларның кулларында “Погонлы убырлар террорга каршы көрәшкән булып кылана”, “Гаепсез мөселманнарны азат итәргә таләп итәбез” дигән шигарләр бар иде.

Чарада катнашучылар узган атна мөфтият җитәкчеләренә булган һөҗүмнәрдән соң, мөселманнарның күпләп нахакка тоткарлануына ризасызлык белдерде.

Җыенда катнашучылар Татарстан президенты исеменә мөрәҗәгать кабул итте.

Анда әйтелгәнчә, узган атна һөҗүмнәреннән соң Татарстанда 400дән алып 600гә кадәр мөселман тоткарланган. Аларның төрмәдә хокуклары бозылуга, ураза тоту өчен тиешле шартлар тудырылмый, диелә мөрәҗәгатьтә.

Бүгенге чараны татар яшьләренең “Азатлык” берлеге һәм Әл-Ихлас мәчете мөселманнары оештырган.

Киләсе якшәмбедә алар тагы да зуррак каршылык чарасы үткәрергә җыенуын белдерде.
XS
SM
MD
LG