Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанның берничә мәктәп җитәкчесенә акча җыю өчен шелтә белдерелгән


Казан хокук яклау үзәгенең кайнар элемтәсенә килгән мәктәпләрдәге акча җыю шикаяте нигезендә, Татарстан прокуратурасы Казанның берничә уку йортында канун бозуларны ачыклады. Аерым алганда 114, 129, 78, 34, 99, 112 мәктәпләр, 139, 75 гимназияләр һәм 243, 69нчы балалар бакчасында мондый хәлләр теркәлгән.

Ата-аналардан акча җыюдан тыш, прокуратура хезмәткәрләре мәктәпләргә дәреслекләр китерү 24 сентябрьдә генә төгәлләнүен белгән. Инглиз теле, әдәбият, геометрия, һәм тарих дәреслекләренә мөрәҗәгатьләр үтәлмәгән. Шәһәр мәктәпләрендә 30% дәреслекләр, ә Совет һәм Идел буе районнарында хәтта 50%ка якын җитми.

Кайбер мәктәп җитәкчелеге булган дәреслекләрне дә вакытында тапшырмаган, прокуратура моны эшкә «җавапсыз карау» буларак бәяләгән.

Казан прокуратурасы бу хокук бозуларны бетерүне һәм гаеплеләрне җавапка тартуны таләп итеп Казан башкарма комитетына мөрәҗәгать җибәргән. Нәтиҗәдә 78, 129, 139нчы мәктәп җитәкчеләренә кисәтү ясалган, ә 13 уку йорты башлыгына шелтә белдерелгән.
XS
SM
MD
LG