Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә ятимнәрне АКШка җибәрмәү канунына протест 13 гыйнварда көтелә


“Сул фронт” координаторы Сергей Удальцов
“Сул фронт” координаторы Сергей Удальцов
Мәскәүдә оппозиция АКШның “Магнитский акты” өчен үч алу буларак чыгарылган ятим балаларны АКШ ватандашларына асрамага бирүне тыю канунына каршы урам йөреше үткәрү турында мөрәҗәгатен шәһәр хакимиятенә тапшырды.

“Сул фронт” координаторы Сергей Удальцов әйтүенчә, мөрәҗәгатьтә оппозиция тарафдарларының 13 гыйнвар көнне Беларус вокзалыннан Тверь урамы буйлап Дәүләт Думасына кадәр барачагы әйтелә.

Удальцов Русия канунына ризасызлык чарасының митингсыз гына үтәчәген белдерде.

Элегрәк Русия парламентының ике пулатында расланган канунны узган җомга көнне президент Владимир Путин имзалады.

АКШ Путинның бу канунны имзалавына кызганыч белдерде. Дәүләт департаменты вәкиле Патрик Вентрель бу канунны “сәяси карар” дип атады.
XS
SM
MD
LG